САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ватанны сакларга әзерләр

2011 нче елның 17 нче мартында ТР Министрлар Кабинетының "2011-2013 нче елларга Татарстан Республикасы яшьләренә патриотик тәрбия бирү" максатчан программасын раслау турында"гы 204 нче Карары кабул ителгән иде. Аның кысаларында узган җомгада - Халыкара тынычлык көнендә Җәлил поселогында "Аҗаган" республика конкурсының зона этабы үткәрелде. Сарман, Әлмәт, Зәй, Бөгелмә, Лениногорск, Мөслим...

2011 нче елның 17 нче мартында ТР Министрлар Кабинетының "2011-2013 нче елларга Татарстан Республикасы яшьләренә патриотик тәрбия бирү" максатчан программасын раслау турында"гы 204 нче Карары кабул ителгән иде.
Аның кысаларында узган җомгада - Халыкара тынычлык көнендә Җәлил поселогында "Аҗаган" республика конкурсының зона этабы үткәрелде. Сарман, Әлмәт, Зәй, Бөгелмә, Лениногорск, Мөслим районнарыннан килгән яшь сугышчылар хәрби һөнәрләргә осталыкларын күрсәттеләр.
Зона этапларына районнарда җиңгән отрядлар чакырылган иде. Конкурсның таләпләре дә катгый: отрядлар 14-16 яшьлек яшь сугышчылардан - 6 егет, 3 кыздан, җитәкчедән тора һәм сугышчыларның барысы да - гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары, хәрби-спорт клубы әгъзалары яки кадетлар.
Яшь сугышчылар иң элек Ватан азатлыгы өчен яуда башларын салганнар истәлегенә куелган мемориаль комплекска венок салдылар. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Сәхипова район җитәкчелеге, үзе исеменнән аларны бәйрәм белән тәбрикләде, барлык сарманлыларның поселокның герой-шагыйрь М.Җәлил исемен йөртүе белән горурлануларын әйтте, бәйгедә уңышлар теләде. ТР Хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлеге начальнигы Д.Гасанов булачак Ватан сакчыларына уңышлар, җиңүнең иң көчле командага елмаюын теләде. Конкурсны оештыручылар - яшьләр һәм спорт, мәгариф, ТР Хәрби комиссариатының Сарман һәм Җәлил районнары бүлекләренең җаваплы хезмәткәрләре олы бәйге алдыннан әйтелә торган үгет-нәсихәтләрен җиткерделәр.
Отрядлар байракка тигезләнделәр. Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы гимннары яңгырады. Соңыннан сүз яшь сугышчыларның үзләренә бирелде. Алар бер-бер артлы үзләре, отрядның девизы, яшәгән төбәкләре белән таныштырдылар. Конкурсның икенче өлешендә исә алар хәрби һөнәрләргә осталыкларын күрсәттеләр. "Разведчик" бәйгесендә топографик картадан билгеләрне таныдылар, "Санитар" бәйгесендә беренче медицина ярдәме күрсәттеләр, "Химик саклану" бәйгесендә химик корал кулланылган очракта киелергә тиешле саклану киемнәрен киделәр, "Тәрҗемәче" бәйгесендә сугыш темасына инглизчә язылган текстны тәрҗемә иттеләр, "Тарих"та исә 1812 нче елгы Ватан сугышы турындагы белемнәрен күрсәттеләр, "Сафта яхшы, сугышта көчле" бәйгесендә тигез рәтләр белән сафта йөрделәр, бик тырышып, игътибар белән төзәп, винтовкадан аттылар. Конкурска Калашников автоматын сүтеп җыю, противогаз кию ярышлары да кертелгән иде, һәм яшь сугышчылар аларда да сынатмадылар.
Отрядларга баллар билгеләгәндә, аларның биремнәрне дөрес һәм нинди вакыт эчендә башкарулары исәпкә алынды. Җиңү иң күп балл җыйган Сарман районы - Җәлил поселогы икенче мәктәбенең "Искра" командасына елмайды. II урынга - Бөгелмә, III урынга Лениногорск районы командалары лаек булды. И.Сәхипова аларга истәлекле бүләкләр тапшырды.
Конкурсның максаты - яшьләрне Россиянең Кораллы көчләрендә хәрби бурычларын үтәргә әзерләү, аларны Кораллы көчләрнең хәрби традицияләре үрнәгендә тәрбияләү иде. Чыннан да, "Искра" командасы яшь сугышчы-егетләре генә түгел, Камилә Сагындыкова, Ләйсән Әхмәдишина, Айгөл Нуртдинова (рәсемдә сулдан уңга), кирәк икән, Ватан сакчылары булырлык кызлар. Волейбол буенча район данын республика күләмендә яклаучы һәм призлы II урынны яулаучы бу кызлар мәктәптә бик яхшы билгеләргә укыйлар, хәрби һөнәрләрне дә бик теләп үзләштерәләр. "Безгә яшь сугышчылар отрядында шөгыльләнү бик ошый. Без монда күп нәрсәгә - төз атарга, карта белән эшләргә, сафта йөрергә һәм башкаларга өйрәнәбез. Чит телдән текстны тәрҗемә итү, 1812 нче елгы Ватан сугышы да безнең өчен бик кызык", - диләр алар. Шушы көннәрдә бу кызлар, гомумән, "Искра" командасы (аларны бәйгегә тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Рамил Талибуллин һәм физкультура укытучысы Эдуард Ихсанов әзерләгәннәр) "Патриот" Яшьләргә спорт-патриотик һәм хәрби хезмәткәчә тәрбия бирү республика үзәге базасында уздырылачак финал ярышларында район данын яклаячак. Уңышлар сезгә, очкынга тиң яшь сугышчылар!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев