Үзәкләштерелгән китапханә директорының тәрәзә төбендә кыяры өлгергән
Сарман үзәк китапханә директоры Лилия Афзалетдинова бакчасында матур чәчәкләр үстерергә ярата.
Үсентеләрен дә орлыктан үзе үстерә ул. Аның тәрәзә төбен дә әллә нинди гөлләр, чәчәкләр бизи. Менә берничә ел кыяр үстерү белән дә шөгыльләнә ул.

- Язгы бакча эшләрен ел да зарыгып көтеп алам. Үземне оста бакчачы дип санамыйм, әмма ләкин укыйм, эзләнәм, өйрәнәм, экспериментлар ясарга яратам. Быел да кыш башында ук тәрәзә төбенә кыяр утырткан идем. Дөрес, карамый гына, үсми инде ул, вакытында ашларга да кирәк. Көл һәм берничә тапкыр кипкән кычыткан төнәтмәсе сиптем. Урамда карлы-буранлы кыш булганда, тәрәзә төбеңнән кыяр өзеп ашау бик рәхәт ул. Ураза Гаетенә балалар кайткач, беренче уңышны авыз итеп карарга исәпләп торабыз. Аллаһка шөкер, хәзер кибетләрдә ел әйләнәсе яшелчә, җиләк-җимеш сатыла. Шулай да үзеңнекенә җитми, ни дисәң дә, натураль. Иң мөһиме, ил-көннәребез тыныч, гаиләләребез имин, үзебез сәламәт булып, бакчабызда үстергән ризыкларыбызны тәмләп ашарга насыйп булса иде, - диде Лилия Гайсиновна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев