Урта Кәшер балаларын әдәплелеккә өйрәтәләр
Әдәплелек - тәрбияле кешенең иң мөһим сыйфатларыннан берсе. Әдәплелек - ул яхшы тәртип, әдәп кагыйдәләрен үтәү.
Әдәплелек дәресе вакытында Урта Кәшер авыл китапханәчесе балаларны төрле геройларның гамәлләре, эшләре һәм мөнәсәбәтләре мисалларында әдәпле аралашу алымнары, кешеләр арасында аралашу культурасы һәм әдәпле сүзләр белән таныштырды. Бу дәрестә балалар әдәпле сүзләрнең кайдан барлыкка килүен һәм аларны төрле ситуацияләрдә ничек дөрес кулланырга икәнен белделәр. Табышмаклар чиштеләр, уеннар уйнадылар һәм әдәплелек турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев