Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә эш сәфәре барышында Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге мәдрәсәнең яңартылган бинасында булды.
Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Элек бу бина нефть компанияләренең берсенә караган. Хәзер биредә, тулысынча реконструкцияләгәннән соң, заманча дини уку йорты урнаша. Анда 48 студент уку һәм яшәү өчен бөтен кирәкле әйберләр бар.
Миңнеханов аудиторияләрне, спорт залын һәм торак биналарны карап чыкты, башкарылган эшләргә уңай бәя бирде. Ул шулай ук мәдрәсәдә 550 гә якын тәрбияләнүче белән аралашты. Күпләр Идел буеннан, Уралдан һәм Себердән килгән.
"Бу имамнар илебездә бердәмлекне ныгытуга хезмәт итәргә тиеш!"- дип язды соңрак Татарстан Республикасы Президенты үз блогында, визитка йомгак ясап.
Нет комментариев