Җирлек талантларга – оста гармунчыларга, җырчыларга бай.
Нинди генә чара оештырылмасын, сәнгать сөючеләрдән тирә-юньгә моң тарала.
- Кормаш авылында яшәүче тыл ветераны Гомәр абый Миңнегалиев ел да сайлауларга гармуны белән килә, Шәмгун бабай да, килеп, гел биеп-биетеп китә иде. Быел олыгаебрак киткәннәр алар. Шулай да сайлау участогында бәйрәм ясаучылар булды. Авылдашыбыз Камил абый Сабирҗановка кушылып, комиссия членнары да җырладылар. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин да, талантларга сокланып, мактап китте, - диде Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина.
Нет комментариев