Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбендә иң кечкенә укучылар өчен кызыклы һәм файдалы экология дәресе үтте.
Беренче сыйныф укучылары янына кунакка Татарстанның «Азнакай урманчылыгы» участок урманчысы Айрат Вахитов килде.
Очрашу табигать дөньясы турында җанлы әңгәмәдән башланды. Кунак укучыларга Татарстан урманнарында яшәүче җәнлекләр, үзенчәлекле үсемлекләр һәм яшел байлыгыбызның планетабыз өчен никадәр мөһим булуы турында сөйләде. Балалар белгечне бик игътибар белән тыңладылар, үзләренең гаиләләре белән урманга бару истәлекләре һәм тәэсирләре белән рәхәтләнеп уртаклаштылар.
Әңгәмәнең иң мөһим темасы — урман янгыннарын кисәтү булды. Айрат Зиннур улы укучыларга утның ни өчен шундый куркыныч булуын аңлатты: ул күз ачып йомганчы таралып зур мәйданнарны юк итә, җәнлекләр белән кошлар өйсез кала, ә янган урманны яңадан торгызу өчен дистәләгән еллар таләп ителә. Беренче сыйныф укучылары табигатькә зыян китермәс өчен урманда үзләрен ничек тотарга һәм, янгын күргән очракта, кая хәбәр итәргә кирәклеген белделәр.
Мондый очрашулар мәктәпләрдәге тәрбия эшенең мөһим өлешен алып тора.
Нет комментариев