Төркемдәшләребез игътибарына Резедә Вәлиеваның яңа хикәясен тәкъдим итәбез
«Өйләнүем комачауламас...» (хикәя)
Надя бик матур һәм үзенә күрә затлы кыз иде. Озын, төз буйлы, сөрмәле яшел күзле; йөзе җитди булса да, елмаюын да жәлләми. Кыздан самимилек, яхшы күңеллелек сирпелеп тора. Ләкин әлегә мәхәббәт утларында янмаган, кемнедер уйлап йокысыз төннәр үткәрмәгән иде. Аңа кызыгучылар һәм гашыйк булучылар шактый булгандыр, мөгаен. Әмма алар кызның йөрәгенә, күңеленә, җанына үтеп керә алмаганнардыр.
Бер рус егете Надяның эш урынына еш килеп йөри башлый, кичке прогулкаларга, киноларга чакыра, тик берни барып чыкмый – күңелдә әле хис тумаган. Ул егет беркөнне кыйммәтле ислемай алып килә, әмма Надя бүләкне алмый. Ачуыннан егет духины станокка бәреп вата һәм бүтән күренми.
Ямьле җәйнең бер кичендә Надя матур итеп киенеп, бизәнеп-ясанып кибеткә китә. Аның каршысына бер егет очрый. Надяның карашы һәм игътибары тулысынча шул егеткә төшә. Егет тә аңа бик кызыксынып карый һәм атлавын киметә төшә. Алар бер-берсенә туктап карап торалар. Егет бик күркәм була: кара күзле, кара кашлы, ачык битле, борыны нечкәреп аска карап тора торган, чәчләре коңгырт, әзрәк дулкынлы. Киеме дә чиста, пөхтә, тәмле хушбуй исе килә.
- Сезнең белән танышырга буламы, чибәр кыз? – ди ул, елмаеп.
- Әйе, була, әгәр шаяртмасагыз, - ди Надя.
Шул көннән Вилен белән Надяның мәхәббәт кыйссасы башлана. Вилен күрше Башкортостан Республикасыныкы була, әнисе янына еш кайтып йөри.
Егет белән кыз бик бәхетле иделәр, вакытларын эштән соң кызыклы итеп уздырдылар, булачак гаиләләре турында хыялланалар. Әмма Вилен өй эшләрен хатын-кыз гына башкарырга тиеш дип саный. Ә Надя һәрбер эштә дә бер-береңә булышырга кирәк дип уйлый. Берничә ай сизелмичә дә үтеп китә.
Бервакыт Вилен юкка чыга. Ике ай аннан бер хәбәр дә булмый. Надя моңа бик аптырый, ләкин һаман көтүеннән туктамый.
Беркөнне Вилен кызның ишеген шакый. Чәчәк бәйләме тоткан егет күзләрен аска төбәп, гафу үтенә.
- Надя, мин башкача эшли алмадым. Әниемнең сүзен тыңламыйча булдыра алмадым. Ул миңа: “Мин үлгәнче, татар кызына өйлән, озакка сузма”, - диде. Синең турында әйткәч, нык каршы төште. Мин өйләндем. Ләкин минем өйләнүем безнең мәхәббәткә каршы төшә алмас дип ышанам, - диде Вилен, әзрәк елмаеп.
Надя хисләр дулкынында кала.
- Юк, Вилен, алай булмый, алай ярамый. Безгә бүтән очрашырга кирәк түгел, мин сиңа бәхетле тормыш телим, - ди ул.
Надя берничә көн елый, берничә ай моңсуланып йөри, шулай да соңыннан тынычлана. Хәзер аның тормышында мәхәббәт маҗарасы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев