Җәлил поселогының “Теремкәй” балалар бакчасы коллективы да игелек акцияләреннән читтә калмый.
Махсус хәрби операциядәге якташларыбызга ярдәм йөзеннән, 60 йомыркадан камыр басып, җәеп, аннан токмач әзерләделәр алар. Әзер продукцияне “Сушим-парим для СВОих” волонтерлар клубына тапшырдылар. “Күңел җылысы белән әзерләнгән коры ашлар егетләребезгә туган як җылысын җиткерсен. Аларның исән-сау кайтуларын түземсезлек белән көтәбез”, - диләр бакча хезмәткәрләре.
Нет комментариев