Тәүлек буе эшләячәкләр
Кышкы каникул көннәрендә районда халыкка медицина хезмәте күрсәтү өзелмәячәк. 31 декабрь-11 гыйнвар көннәрендә стационар һәм ашыгыч медицина ярдәме бүлекчәләре тәүлек буе эшләячәкләр.
Барлык көннәрдә дә терапевт, педиатр, хирург, анестезиолог-реаниматолог кебек табиблар хастаханәдә тәүлек буе дежур торачаклар. Клиник-диагностик лаборатория дә шул режимда эшләячәк, рентген хезмәтенең дә тәүлеклек дежурлыгы оештырылачак. Поликлиника, хатын-кызлар консультациясе 2, 6 һәм 9 гыйнвар көннәрендә 13.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев