Татарстанның электрон Мактау тактасы август башында эшли башлый
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан май аенда булдырылган электрон Мактау тактасын республика халкы август башында күрә алачак. Бу хакта бүген ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Регион идарә итү үзәгендә узган туры эфирда белдерде, дип яза «Татар-информ» МА.
Министр билгеләп үткәнчә, бу матди булмаган бүләк формасы. Аның максаты — төрле предприятиеләрдә хезмәт куйган кешеләрнең һөнәри казанышларын, аларның шәһәр, муниципалитет һәм тармак үсешенә керткән өлешен күрсәтү.
– Һәр заманның үз батырлары бар. Бүгенге көндә батырлар заманы. Алар – фронтларда Җиңү яулаучылар, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм предприятиеләрдә – төзелеш, транспорт, авыл хуҗалыгы тармакларында эшләүчеләр, – диде ул.
Электрон Мактау тактасын формалаштыруда республиканың 4 900 предприятиесе катнашкан, шул исәптән сәнәгатьнең системалы төзүче флагманнары да. Бүгенге көндә тактага 15 346 кеше кертелгән. Мәгълүматлар ел саен яңартылып торачак.
Мактау тактасы республика халкының профессиональ казанышларын, намуслы хезмәтен һәм Татарстанның социаль-икътисади үсешенә керткән өлешен билгеләп үтү өчен булдырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев