Татарстаннан 175 меңнән артык бала сәламәтлекне ныгыту кампаниясендә катнашачак
2026 елгы җәйге сәламәтлекне ныгыту кампаниясе барышында Татарстаннан 175 меңнән артык бала ял итәчәк. Гомумән, ел дәвамында республиканың 240 мең баласы ял һәм сәламәтләндерү программаларында катнашачак. Бу хакта бүген Казанда узган брифингта Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министры Азат Кадыров хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.
– Программаны финанслау 3 млрд сумнан артык тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда 21% ка күбрәк, – диде ул.
Кара диңгез буенда җәйге чорда биш лагерь эшләячәк. Татарстаннан якынча 6 мең бала диңгез янында ял итә алачак, дип өстәде спикер.
Быел авыр тормыш хәлендә калган, дәвалануга мохтаҗ, сәләтле – барлыгы 53,5 мең бала бушлай путевкалар алачак. Моннан тыш, махсус хәрби операцияләрдә катнашучыларның 9 меңгә якын баласы җәйге лагерьларда бушлай ял итә алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев