Татарстанлыларны көчле җил вакытында куркынычсызлык турында кисәттеләр
8 майда Татарстанда һәм Казанда көндез яшенле яңгыр, боз явуы, шулай ук җилнең секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе көтелә, дип яза «Татар-информ» МА.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыктан реклама конструкцияләре, юл билгеләре, агачлар һәм электр линияләре янында булмаска, урамнарда һәм юллар буйлап саклык күрсәтергә сорый.
Аерым игътибар балаларга, өлкәннәргә һәм авыруларга карата булырга тиеш. Ашыгыч очракларда 112 номерына шалтыратыгыз, дип искәртә ведомство.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев