Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанлылар ел башыннан коллекторларга 800 тапкыр зарланган

Татарстанлылар ел башыннан коллекторларга 800 тапкыр зарланган Татарстан Республикасы буенча Федераль суд приставлары хезмәте Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы баш суд приставы урынбасары, эчке хезмәт капитаны Рамил Шиһапов «хәбәр итүенчә, ел башыннан бирле республика халкы коллектор эшчәнлегенә бәйле рәвештә әлеге ведомствоның үзәк аппаратына якынча 800 мөрәҗәгать белән өндәшкән. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.

Шуларның 300 гә якыны – «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша килгән. Әмма тикшерелгән мөрәҗәгатьләрнең бары тик 293е генә закон бозу билгеләренә ия булып чыккан, дип ассызыклады ул.

Бүгенге көнгә профессиональ коллекторлык оешмаларының дәүләт реестрында 673 фирма теркәлгән, шул исәптән 16сы – Татарстанда эшли. Шулай ук кредит һәм микрокредит оешмалары реестрында 1225 оешма бар, аларның 30ы республика территориясендә урнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев