Татарстанда урман янгыннары куркынычы арту сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде
Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, 8-12 май көннәрендә республика территориясендә урманнарда янгын чыгу куркынычы югары дәрәҗәгә (IV класс) күтәреләчәк. Шул уңайдан халыкка шторм кисәтүе таратылды, дип яза «Татар-информ» МА.
Республикада 11 майга кадәр махсус янгынга каршы режим эшли. Ул вакытта түбәндәге эш-гамәлләр тыела:
учак ягу;
көнкүреш калдыкларын, коры үлән һәм чүп-чарны яндыру;
янгын куркынычы булган урман массивлары янындагы җирлекләрдә ачык утта ашамлык әзерләү (рестораннар, кафе, барлар һ.б. җәмәгать туклануы объектларына бу кагылмый);
пиротехника куллану, шулай ук очучы фонарьлар һәм ачык утлы башка әйберләр җибәрү.
Апрель азагында узган киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов коры үлән һәм чүп-чарны күзәтүсез яндыру очракларын кисәтү буенча эшне көчәйтергә йөкләгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев