Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов төп мөселман бәйрәмнәренең көннәрен билгеләү турындагы указга кул куйды.
Ай календаре һәм традицияләр нигезендә:
* Ураза бәйрәме 20 мартта билгеләп үтеләчәк.
* Корбан бәйрәмен мәхәллә халкы 27 майда каршы алачак.
Республика законнарына нигезләнеп, эш көннәренә туры килгән бу ике бәйрәм Татарстанда ял көннәре дип игълан ителде.
Нет комментариев