Татарстан территориясенә барлык төр пар тояклы (парнокопытные) авыл хуҗалыгы хайваннарын кертүгә вакытлыча чикләү куелды.
Бу тыю нәселле терлекләргә кагылмый һәм махсус боерык чыкканчы үз көчендә калачак. Бу хакта «Татар-информ» МА, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Әлеге карар хайваннар арасында куркыныч йогышлы авырулар таралуга юл куймау буенча республика штабы утырышында кабул ителде.
Ветеринария куркынычсызлыгы — игътибар үзәгендә
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Россиядә терлек чирләре буенча вәзгыять катлауланды. Сарман районы һәм тулысынча республика хуҗалыкларына зыян килмәсен өчен, ветеринария-санитария нормаларын катгый үтәү таләп ителә.
Хуҗалык җитәкчеләренә һәм терлек асраучыларга төп таләпләр:
* Ябык режим: Терлекләрне чит кешеләр һәм хайваннар кермәслек итеп асрарга.
* Биологик саклану: Санпропускниклар эшен тәэмин итәргә, транспортны даими дезинфекцияләргә һәм терлекчелек комплексларына керүчеләрне контрольдә тотарга.
* Карантин зонасы: Муниципалитет башлыкларына терлекләрне вакытлыча тоту (карантинлау) өчен фермалардан ким дигәндә 5 км ераклыкта махсус урыннар әзерләргә кушылды.
ТР Министрлар Кабинетының Ветеринария баш идарәсе җитәкчесе Тимур Галеев кисәткәнчә, йогышлы авырулар икътисадка зур матди зыян сала, шуңа күрә профилактика чараларын үтәү — һәр хуҗалыкның бурычы.
Нет комментариев