Татарстанда никахлар саны арта һәм аерылышулар саны кими
Татарстанның ГХАТ идарәсе мәгълүматлары буенча, 2025 елның 10 аенда республикада 21 меңнән артык никах теркәлгән.
Бу үткән ел белән чагыштырганда 1,6 процентка күбрәк. Шул ук вакытта аерылышулар саны, киресенчә, шактый кимегән – 20 процентка.
Республиканың яшь парлары арасында "көзгеле" даталар аеруча популяр. 2025 елда күп кенә парлар һәр айның 25 нче көнендә язылышырга омтыла, мәсәлән, кичәге кебек, 25.11.2025.
– Без тотрыклы тенденцияне күзәтәбез, яшь парлар ешрак "көзгеле" даталарда теркәлүне өстен күрәләр. Бу матур, әмма гаилә тормышында иң мөһиме — үзара аңлашу һәм бер-береңә терәк булу, — дип билгеләп үтте ГХАТ идарәсе җитәкчесе Эльвира Әхмәтова. Бу хакта "Татар-информ" МА яза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев