Татарстанда мошенниклар бәйрәм һәм ял көннәрендә активлаша
Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы халыкка ял көннәрендә телефон аферистларының активлашуы турында кисәтә.
Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Киберҗинаятьләргә каршы көрәш идарәсе (УБК) аеруча мөһим эшләр буенча оператив вәкиле Радис Юсуповка сылтама белән «Татар-информ» МА хәбәр итә.
Ведомство вәкиле сүзләренчә, җинаятьчеләр кичке вакытны, ял һәм бәйрәм көннәрен юри сайлыйлар. Хисап гади: бу вакытта банклар эшләми, һәм кеше мәгълүматны тикшерү яки счетларын ябу өчен шәхсән офиска килә алмый. Мошенниклар, кешенең каушап калуыннан файдаланып, аны тизрәк «эшкәртергә» тырышалар.
Радис Юсупов шулай ук ата-аналарны язгы каникуллар чорында игътибарлырак булырга чакырды. Интернетта күп вакыт уздыручы үсмерләр еш кына манипуляция корбанына әйләнә. Җинаятьчеләр ата-аналарның карта мәгълүматларын алырга яки балаларны куркыныч схемаларга җәлеп итәргә мөмкин.
Истә тотыгыз: банк яки полиция хезмәткәрләре беркайчан да телефон аша ашыгыч рәвештә «куркынычсыз счетларга» акча күчерүне таләп итми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев