Татарстанда маллар авырмый, әмма ветеринарлар сак булырга чакыра
Татарстан бүгенге көндә хайваннар һәм кош-кортларның аеруча куркыныч инфекцион авырулары буенча имин төбәк санала.
Бу хакта Татарстан Республикасы Төбәкне идарә итү үзәгендәге туры эфир вакытында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Ветеринария баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Габдулхак Мотыгуллин белдерде, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Аның сүзләренчә, күрше төбәкләрдә инфекцияләр таралу сәбәпле, республиканың агросәнгать комплексы даими куркыныч астында кала бирә. Кошчылыкка — югары патогенлы кош гриппы, ә дуңгызчылыкка Африка чумасы яный. Мәсәлән, Татарстан белән чиктәш Чувашиядә эре һәм вак мөгезле терлекләр өчен куркыныч булган пастереллез авыруы табылган.
Мотыгуллин билгеләп үткәнчә, безнең республика пастереллез буенча имин, чөнки терлекләр алдан вакцинацияләнгән һәм аларда иммунитет бар. Шул ук вакытта хуҗалыклар чир кертү куркынычы турында һәрвакыт истә тотарга тиеш. Терлекләр өчен иң куркыныч чир — себер язвасы, шуңа күрә аңа каршы прививка ясау беренче чираттагы бурыч булып тора.
Республикада 808 себер язвасы мал каберлеге бар. Бу туфрак аша йогучы инфекция булганга, ветеринарлар малларны әлеге чирдән, шулай ук нодуляр дерматиттан һәм котыру авыруыннан даими рәвештә вакцинациялиләр. Хәзерге вакытта ветеринария хезмәте белгечләре язгы противоэпизоотик чаралар үткәрә, алар үз эченә вакцинацияне һәм авыруларны тикшерү өчен терлекләрдән кан алуны ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев