Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда күпбалалы гаиләләргә ярдәм чаралары киңәйтелә

Татарстанда күпбалалы гаиләләр һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр даими игътибар үзәгендә. Алар төрле социаль ярдәм чараларыннан файдалана. Бу хакта бүген ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Регион идарә итү үзәгендә узган туры эфирда белдерде, дип яза «Татар-информ» МА.

Министр билгеләп үткәнчә, Татарстан – күпбалалы гаиләләргә төп ярдәм чараларын гаилә керемен исәпкә алмыйча тәкъдим итүче берничә төбәкнең берсе. Бу — Россия Президенты Владимир Путин да, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов да хуплаган позиция.

Күпбалалы гаиләләргә ТКХ түләүләренә льготалар, мәктәп укучылары булган гаиләләргә транспортта йөрүгә айлык субсидияләр, 6 яшькә кадәрге балаларга бушлай дарулар, керемнәре түбән булган күпбалалы гаиләләргә балалар бакчасы түләвенең 100% компенсациясе каралган. Быел республикада 44 мең гаилә мондый ярдәм ала.

Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә гаилә керемнәре һәр әгъза өчен яшәү минимумы дәрәҗәсенә кадәр җиткерелә.

Өлкән бала инвалид булса, күпбалалы гаиләләргә 23 яшькә кадәрге балаларга льготалар озайтыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев