Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда капремонт программасына өстәмә 3 млрд сум бүлеп бирелде

Татарстан Хөкүмәте күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын 2026–2028 елларга яңартты. Гомуми финанслау күләме 25,6 миллиард сумнан 28,63 миллиард сумга кадәр арттырылды. Өстәмә акчалар 3,03 миллиард сум тәшкил итә, дип яза «Татар-информ» МА.

Быел программага 11,19 млрд сум юнәлтеләчәк (элекке планнан 1,59 млрд сумга күбрәк). 2027 елга 8,46 млрд сум (357 млн сумга арту), 2028 елга 8,98 млрд сум (581 млн сумга арту) каралган.

Иң зур чыгымнар:

Инженерлык системаларын ремонтлау — 8,71 млрд сум. 2 379,8 км челтәр яңартылачак, шул исәптән 606,5 мең метр – электр, 824 мең метр – җылылык, 571,9 мең метр – су, 285,4 мең метр – канализация, 92 мең метр – газ челтәрләре.

Түбә ремонты – 6,23 млрд сум. Гомуми мәйдан – 663,9 мең кв. метр (2026 елда – 268,6 мең, 2027 елда – 196,7 мең, 2028 елда – 198,6 мең кв. метр).

Фасадларны яңарту – 5,22 млрд сум. 1,36 млн кв. метр фасад ремонтланачак. Өстәмә рәвештә 229,6 мең кв. метрны җылытуга 1,32 млрд сум бүленгән.

Лифтларны алыштыру – 4,36 млрд сум. Өч ел эчендә 1 030 лифт яңартылачак (2026 елда – 126, 2027 елда – 425, 2028 елда – 479). Элекке план белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 146 лифтка арттырылган (элек 884 лифт планлаштырылган иде).

Өстәмә эшләр:

Подвалларны ремонтлау (71,2 мең кв. м) – 131,1 млн сум

Фундаментларны яңарту (9 мең куб. м) – 87,3 млн сум

Подъездларны ремонтлау (107,6 мең кв. м) – 423,1 млн сум

Янгынга каршы системалар – 150,2 млн сум

Вентиляция каналлары һәм төтен чыгару юллары – 498,3 млн сум

23 гомумйорт исәп алу приборы – 18,6 млн сум

57 җылылык энергиясен көйләү узлы – 96,5 млн сум

Проект-смета документациясенә – 947, төзелеш контроленә 437,5 млн сум каралган.

Яңартылган программада түбә мәйданы 29,8 мең кв. метрга, инженерлык челтәрләре озынлыгы 62 километрга, фасадлар күләме 41 мең кв. метрга арттырылган. Ә фасадларны җылыту планнары, киресенчә, 24,7 мең кв. метрга – 254,3 меңнән 229,6 мең кв. метрга кадәр киметелгән.

Фото: Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев