Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда яшенле яңгыр көтелә: көндез +19 градус булачак

Шимбә көнне республикада үзгәрешле болытлы һава шартлары көтелә. Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, көн дәвамында урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явуы ихтимал, ә кайбер районнарда яшен фаразлана, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.

Җил төньяк-көнбатыш юнәлешеннән секундына 6-11 метр тизлектә исәчәк. Көндез, аерым урыннарда җилнең көчәеп, секундына 15-17 метрга кадәр җитүе ихтимал.

Төнге сәгатьләрдә температура +9..+14 градус тирәсендә булса, көндез һава +14..+19 градуска кадәр җылыначак.

Казанда да шундый ук үзгәрешле болытлы һава көтелә. Явым-төшем булуы күздә тотылмый. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә исәчәк, урыны белән 15 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Казандагы максималь температура +17..+19 градус булачак.

Районда да шундый һава торышы көтелә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев