Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда яшен, боз, көчле җил һәм томан булачак

7 июльдә Татарстанда һава торышы бик үзгәрүчән булачак. Көндез эссе булса да, табигать көтелмәгән «сюрпризлар» әзерләгән, дип яза «Татар-информ» МА.

ТР Гидрометеорология хезмәте мәгълүматларына караганда, бүген республикада үзгәреп торучы болытлылык көтелә. Күп кенә районнарда, шул исәптән Казанда да, кыска вакытлы явым-төшемнәр булачак. Ә кайбер җирләрдә яшенле яңгырлар көчәеп, боз явуы да ихтимал – бу ике күренеш башкала өчен дә фаразлана.

Иртәнге сәгатьләрдә төнлә барлыкка килгән томан әле дә сакланып тора, шуңа күрә юлларда саклык таләп ителә.

Җилнең юнәлеше – көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан. Аның тизлеге уртача 6-11 м/с тәшкил итә, ләкин урыны белән 15-20 м/с кадәр көчәячәк. Казанда да шундый ук үзгәрешләр көтелә. Искәртү өчен: 15 м/с тан югарырак җил инде куркыныч санала.

Температура режимы: төннәр әле салкынча – +12..+17 градус, әмма көндез һава +24..+29 градуска кадәр җылыначак. Казанда термометрлар +25..+27 градусны күрсәтәчәк.

Районда да шундый һава торышы көтелә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев