Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда «Яшел десант» проекты старт алды

Ел саен республикада 2,4 млн кубометр урман кисү хайваннар дөньясына да куркыныч тудыра – юкка чыгу чигендә торган 631 төрнең яшәү мөхите кыскара. Инфраструктура саклау зоналарында агачларны бетерү исә үсентеләрнең үлеменә китерә. Бу мәсьәләләрне чишү өчен Татарстан Яшьләр хөкүмәте «Яшел десант» дигән яңа экологик программа эшләтеп җибәрде, дип яза «Татар-информ» МА.

Проектның төп максаты – урманнарны саклап калу гына түгел, ә яшьләрне табигатькә карата җаваплылык рухында тәрбияләү. Аның нигезендә – киселергә тиешле зоналардан яшь агачларны Идел-Кама тыюлыгының буфер зонасына күчереп утырту. Бу ысул берьюлы ике мәсьәләне хәл итә: үсентеләргә яшәү мөмкинлеге бирелә, ә тыюлык территориясе өстәмә саклана.

Экологик чара ике өлештән тора. Беренчесендә – Казан укучылары өчен өч дәрес һәм студентлар өчен интеллектуаль квиз оештырыла. Икенчесендә – 100 үсентене тыюлык буфер зонасына утырту буенча гамәли акция уздырыла. Проектта 9 яшьтән 35 яшькә кадәрге мәктәп укучылары, студентлар һәм яшьләр катнаша.

«Яшел десант»ны республиканың берничә абруйлы оешмасы хуплады: «Россия студентлар отрядлары»ның Татарстан бүлекчәсе, ТР Студентлар лигасы, Казан дәүләт энергетика университеты, Республика студент хезмәт отрядлары үзәге, ТР Яшьләр хөкүмәте һәм ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы.

Киләчәктә проект географиясен киңәйтү, аның тәҗрибәсен методик тәкъдимнәр рәвешендә башка районнарга тарату күздә тотыла. «Яшел десант» – урманнарны гына түгел, ә яшь буынның экологик активлыгын да үстерә торган реаль үзгәрешләр юнәлешендәге мөһим адым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев