Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда янәдән яңгыр, томан, яшен һәм боз көтелә

Бүген, 14 июньдә, Татарстанда циклон тәэсирендә җылы, әммә тотрыксыз һава саклана, дип яза «Татар-информ» МА.

Республикада күк йөзе вакытлыча болытлы булачак. Көндез һәм кич белән кыска вакытлы яңгырлар, яшен булуы көтелә, урыны белән көчле явым-төшемнәр фаразлана. Боз явуы да ихтимал (Казаннан тыш). Иртәнге сәгатьләрдә аерым районнарда төнлә төшкән томан сакланачак.

Төньяк-көнчыгыштан җил секундына 6-11 метр тирәсендә булуы көтелә, көндез һәм кич белән исә 15-18 метрга кадәр көчәюе мөмкин (Казанда – 15 метрга кадәр).

Төнге сәгатьләрдә температура +11...+16 градус булачак, ә көндез һава +22...+27 градуска кадәр җылыначак (Казанда – +24...+26 градус).

Синоптикларның алдан мәгълүматлары буенча, киләсе атна башында да Татарстанда җылы һава, яңгырлар һәм яшеннәр сакланачак. Гомумән, июнь уртасында республикада температура нормадан бер градуска югарырак булыр дип көтелә.

Район территориясендә дә шундый ук һава торышы саклана. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев