Татарстанлыларны бүген чын язгы температура сөендерәчәк. Гидрометеорология үзәге прогнозлары буенча, якшәмбе һава урыны белән +15 градуска кадәр җылына, ә дүшәмбе һәм сишәмбе +14 градуска кадәр җылы булачак, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.
Бүген бераз явым-төшем көтелә. Атна башында исә алар туктый.
Төнлә температура әлегә элеккечә -2..+4 градуска кадәр булачак. Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә юлларда бозлавык булырга мөмкин.
Район территориясендә дә шундый ук һава торышы булачак.
Нет комментариев