Татарстанда һава +13 градуска кадәр җылыначак
Гидрометцентр РТ хәбәр итүенчә, 18 мартта Татарстанда явым-төшемсез алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.
Төнлә һәм иртән республиканың кайбер җирләрендә томан төшәргә, ә юлларда көчле бозлавык барлыкка килергә мөмкин, шуңа күрә игътибарлы булу сорала. Җил төньяк-көнчыгыштан, тизлеге секундына 3-8 метр тәшкил итәчәк. Төнлә һава температурасы −1..−6 градуска кадәр, ә көнчыгыш районнарда урыны белән −10 градуска кадәр төшәчәк. Көндез исә Татарстанда чын яз һавасы урнашачак: термометр баганнары +4..+9 градус җылыны күрсәтәчәк, ә көнбатыш районнарда урыны белән һава +13 градуска кадәр җылыначак.
Сарман районына килгәндә, 18 март киченә кадәр шулай ук алмашынучан болытлы һәм явым-төшемсез һава торышы саклана. Төнлә районда температура −4..−6 градус, урыны белән −10 градуска кадәр төшәргә мөмкин, ә көндез һава +4..+9 градуска кадәр җылына. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән көчле бозлавык булуы ихтимал.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев