Татарстанда газеталарга язылу кыйбатланачак: 2027 елга бәяләр 65%ка артырга мөмкин
2027 елдан башлап, Татарстанда матбугат басмаларына язылу бәясе кискен артырга мөмкин. Почта хезмәтләренә бирелә торган 25 процентлы ташламаларны бетерү сәбәпче булып тора. Әлеге ташламалар социаль әһәмиятле газета-журналлар өчен гамәлдә иде, дип яза «Татар-информ» МА.
«Татмедиа» АҖ социаль медиалар буенча директоры Алсу Исмәгыйлева хәбәр иткәнчә, полиграфия хезмәтләре кыйбатлану да исәпкә алынса, гомуми бәя артуы 66 процентка җитәргә мөмкин. Бу үз чиратында иң беренче пенсионерлар һәм аз тәэмин ителгән халык катламнарына авырлык китерәчәк.
Журналистлар берлеге вәкилләре инде хәлне йомшарту юлларын эзли. Алар Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаевка рәсми мөрәҗәгать иткән. Моннан тыш, республика ММЧ баш мөхәррирләре социаль басмалар өчен язылу шартларын кайтарып карау турында коллектив гариза әзерли.
Исмәгыйлева билгеләп үткәнчә, бәяләрнең күтәрелүе мөмкин, ләкин ул 65 процент түгел, ә 10-20 процент дәрәҗәсендә булырга да ихтимал. Журналистлар берлеге укучыларны бәя шокыннан саклап калу өчен барлык мөмкинлекләрне кулланырга ниятли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев