Татарстанда газ белән агулану аркасында 12 кешенең гомере өзелгән
2026 ел башыннан Татарстанда газ җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу аркасында берничә фаҗига теркәлгән.
ТР Торак инспекциясе матбугат хезмәте «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, республикада барлыгы 12 кеше, газ белән агуланып, һәлак булган.
Районнар буенча статистика түбәндәгечә:
* Бөгелмә районы: 15 очрак (инцидентлар саны буенча беренче урында);
* Казан: 9 очрак;
* Әлмәт һәм Югары Ослан районнары: 2шәр очрак;
* Азнакай һәм Норлат районнары: 1әр очрак.
Чираттагы бәхетсезлек очрагы Бөгелмәнең Ломоносов урамындагы шәхси йортларның берсендә булган. Җиһаз төзек булмау сәбәпле, 8 яшьлек бала хастаханәгә озатылган.
Белгечләр ачыклаганча, казандагы төтен чыгару торбасы аерылган булган. Вентиляциядә тарту көче булса да, һавага куркыныч күләмдә газ таралган. Хәзерге вакытта казан сүндерелгән, аңа аерым җайланма (заглушка) куелган.
Мөһим: Торак инспекциясе хәзерге вакытта газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү сыйфатын тикшерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев