Татарстанда гаилә сәясәтен гамәлгә кую буенча план расланды
Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән 2036 елга кадәр гаиләгә һәм демографиягә ярдәм итү стратегиясен тормышка ашыру өчен махсус чаралар планы расланды. Документ «Гаилә» илкүләм проекты нигезендә әзерләнгән, дип яза «Татар-информ» МА.
Планда гаилә институтын ныгыту, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм үстерү күздә тотыла. Шулай ук ел саен республикада хокукый агартуга юнәлдерелгән 1000дән артык чара үткәрү планлаштырыла.
Коммерцияле булмаган оешмаларның һәм иреклеләр инициативаларының гаилә кыйммәтләрен таратуга багышланган социаль проектларына да булышлык күрсәтеләчәк. «Аларга мәхәббәт бүләк ит», «Үзгәреш» хәйрия программалары приютларда ятимнәр белән шәхси тәрбия эшен алып барырга, шулай ук сөйләм өлгермәүчәнлеге проблемаларын хәл итәргә ярдәм итәчәк. «Гаилә клубы» проекты ятим балаларны азык-төлек, кием-салым, электр җиһазлары, спорт кирәк-ярагы белән тәэмин итәчәк, шулай ук аларны эшкә урнаштыруда булышлык күрсәтәчәк.
2030 елга кадәр Татарстанда тиешле ихтыяҗ булган районнарда ике яңа балалар бакчасы төзү планлаштырыла. Ә 2028 елга 16 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә капиталь ремонт үткәрү һәм кирәкле җиһазлар белән тәэмин итү күздә тотыла. Чараларга акча Татарстан бюджетында каралган чикләрдә бүленәчәк. Планны гамәлгә куюны күзәтү Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына йөкләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев