Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда «Гаилә атнасы» кысаларында 700 чара һәм 65 ярдәм төре көтелә

1–10 июль көннәрендә республикада Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чаралар уздырылачак. ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова «Татар-информ»да хәбәр иткәнчә, бәйрәм «Татарстан – бәхетле гаиләләр территориясе» шигаре астында уза.

Бүгенге көндә республикада гаиләләргә 65 төр социаль ярдәм каралган, шуларның 60ы – җирле бюджет хисабына. Күп балалы гаиләләр саны арта бара: хәзер алар 59 меңнән артып, 189 мең бала тәрбияләп үстерәләр. Яшь гаиләләргә дәүләт торак программалары, балалы студентларга өстәмә ярдәм чаралары да гамәлгә ашырыла. Бу юнәлештәге эш «Гаилә» илкүләм проекты нигезендә оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев