Татарстанда эссе һава торышы саклана һәм яшенле яңгырлар көтелә
ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, 23 июльдә республикада эссе һәм тотрыксыз һава торышы сакланачак, дип яза «Татар-информ» МА.
Алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, кайбер районнарда кыска вакытлы, урын белән көчле яңгырлар явачак. Аерым төбәкләрдә яшен яшнәве һәм боз явуы ихтимал. Секундына 5–10 метр тизлектәге көньяк һәм көньяк-көнчыгыш җил яшен вакытында 15–20 метрга кадәр көчәяргә мөмкин. Төнлә +15...+20 градус булса, көндез һава температурасы +26...+31 градуска кадәр җылыначак.
Татарстанда эссе һава торышы агымдагы атна ахырына кадәр сакланачак, ә июльнең өченче декадасында уртача һава температурасы климатик нормадан дүрт градуска югарырак булачак икәнен хәбәр иткән идек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев