Сарманлылар “Урсал тауда”н лауреатлар булып кайттылар
Мәдәният

Сарманлылар “Урсал тауда”н лауреатлар булып кайттылар

Кичә ТР мәдәният министрлыгы, Таткультресурсүзәк, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе һәм Азнакай шәһәренең Рәис Нәгыймов исемендәге сәнгать мәктәбе белән берлектә Рәис Нәгыймов исемендәге “Урсал Тауда” Халыкара фестиваль-бәйгесе оештырылды. Анда районның сәнгать осталары да катнаштылар.

Илһам Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбе каршында эшләп килүче “Дуслык” үрнәк вокаль ансамбле бәйгедә 1 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Музыкаль җитәкчеләре Миләүшә Хәкимуллина бу юлы да солист егетләр Сөләйман Латыйпов, Рамазан Хәертдинов, Вилдан Хәкимуллин, Инсаф Таҗетдинов, Илнур Садыков һәм Азат Фазуллин белән горурлануын белдерде.

Сарманлылар “Урсал тауда”н лауреатлар булып кайттылар

“СарманАй” халык уен кораллары ансамбле 2 дәрәҗә лауреат исемен яулады. Ансамбльнең җитәкчесе – Лилия Бикова, концертмейстер – Ленар Нургалиев.

Җиңүчеләрне тәбрикләп, киләчәктә дә иҗат уңышлары телибез.


Нет комментариев