Татарстанда июль ахыры нормадан 4 градуска эссерәк булачак
Ай ахыры республикада яшәүчеләрне аномаль җылы һава торышы белән сөендерер.
ТР Гидрометүзәгенә сылтама белән «Татар-информ» МА хәбәр итүенчә, айның өченче декадасында уртача тәүлеклек температура климатик нормадан дүрт градуска югарырак булачак.
Әгәр гадәттә 21–30 июль чорларында Татарстан өчен уртача температура нормасы +20,3 °C, тәшкил итсә, июльнең соңгы көннәрендә термометр баганалары республика буенча уртача +24,3 °C һәм +24,9 °C дәрәҗәсендә булачак.
Искәртеп үтәбез, ай уртасы салкынча булды. Синоптиклар башта июль гадәттәгедән бераз гына — якынча ярты градуска гына җылырак булыр дип фаразлаган булсалар да, аның ахыры чын җәйге эсселек әзерли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев