Татарстанда пенсионерлар ноябрь пенсиясен вакытыннан алда алачак
Җәмгыять

Татарстанда пенсионерлар ноябрь пенсиясен вакытыннан алда алачак

Татарстанда яшәүче пенсионерларның бер өлеше ноябрь ае өчен пенсияләрне гадәттәгедән иртәрәк алачак, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА. Бу хәл ноябрь башындагы бәйрәм көннәре белән бәйле.

Мәсәлән, 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне, ә 6 ноябрь – Татарстан Конституциясе көне буларак билгеләп үтелә. Шуңа күрә, пенсияне гадәттә айның 4 нче, 6 нчы, 7 нче яки 8 нче саннарында алучылар үз акчаларын 3 һәм 5 ноябрь көннәрендә үк кулга алачак.
Бу куанычлы яңалыкны якыннарыгызга, әби-бабайларга да җиткерегез!


Нет комментариев