Татарстанда атна ахырына 31 градуска кадәр җылылык сакланачак
Татарстанда атна ахырына кадәр көндез һава температурасы +31 градуска кадәр җитәчәк.
Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә, дип яза "Татар-информ" МА.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, хәзер төбәктә һава торышын югары атмосфера басымы өлкәсе билгели. Шуның аркасында республикада коры һәм җылы һава торышы урнашты. Бүген көндез һава температурасы +25…+28 градус җылылык тәшкил итә.
* 21 июль, сишәмбе: Явым-төшем көтелми. Төнлә +13…+18, көндез +25…+30 градус.
* 22 июль, чәршәмбе: Төнлә коры һава саклана. Көндез һәм кич республиканың көнбатыш районнарына атмосфера фронты якынлашачак, ул үзе белән кечкенә яңгырлар алып киләчәк. Һава температурасы төнлә +15…+20, көндез +25…+30 градус булачак.
* 23 июль, пәнҗешәмбе: Атмосфера фронты йогынтысында кайбер җирләрдә кыска вакытлы яңгырлар явып үтәчәк. Төнлә +15…+20, көндез +23…+28 градус көтелә, республиканың көнчыгышында һава +31 градуска кадәр җылыначак.
Татарстан Гидрометүзәгенең якынча фаразы буенча, 24 һәм 25 июльдә төбәктә җылы һәм тотрыклы булмаган һава массасы саклана. Көндезге температура +25…+30 градус тәшкил итәчәк, урыннары белән кыска вакытлы яңгырлар фаразлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев