“Сарман” газетасының тирәлеккә тәэсир итү көче зур
Җәмгыять

“Сарман” газетасының тирәлеккә тәэсир итү көче зур

Бүген дөнья шулкадәр тиз үзгәрә, заман укучысы, бөтен яңалыкны нәкъ менә телефон экраныннан, Интернет челтәреннән табам, дип уйлый. Сүз дә юк, Интернет тиз, әмма анда без эзләгән җылылык, безнең янәшәдә яшәүче якыннарыбызның күңел тынычлыгы, җирлегебезнең чын тарихы бармы соң?

Гасырлар буе сыналган, үзенең тәэсир көчен югалтмаган бер корал — ул газета.

Газетаның тәэсир көче нәрсәдә соң? Беренчедән, ул – иң ышанычлы чыганак. Газета битләрендә басылган сүз җаваплылык таләп итә. Журналист, мөхәррир һәр сүзне уйлап, тикшереп яза. Шуңа күрә газета укучыда ышаныч тудыра. Газета – иҗтимагый фикер формалаштыручы да. Ул проблеманы күтәреп, җәмгыятьне уйланырга мәҗбүр итә, үзгәрешләргә этәргеч була. Тарихка күз салсак, күп кенә мөһим карарлар, реформалар нәкъ менә матбугат битләреннән башлана. Милли телне, мәдәниятне саклаучы да – газета. Татар телендә чыга торган газета-журналлар халкыбызның рухи мирасын, гореф-гадәтләрен киләчәк буыннарга җиткерүдә зур роль уйныйлар. Әлбәттә, бүген газеталар электрон форматка күчә. Бу – заман таләбе. Әмма кагазь газетаның үзенә генә хас тәэсире бар: ул синең кулыңда, син аны әкренләп, рәхәтләнеп укыйсың, битләрен әйләндерәсең, уйланасың. Бу үзгә бер ләззәт бирә. Газетаны саклыйк, укыйк, хөрмәтлик, чөнки ул – безнең рухи байлыгыбыз, милли үзаңыбызның бер өлеше.


Нет комментариев