“Вилдан кайта”, дигән хәбәр авылда тиз таралды. Аның белән очрашуны якыннары аеруча зарыгып көттеләр.
Исәнлек-саулык булганда, бер ел вакыт тиз уза ул. Гомумән, хәзер гомернең үткәнен сизмибез дә: су кебек, ага да китә. Ашыгабыз, чабабыз, дөнья куабыз... Иң мөһиме: ил-көннәребез тыныч булса иде. Узган ел көзге чакырылышта хәрби хезмәткә киткән Әлмәт авылы егете Вилдан Юнысов узган шимбәдә туган авылына кайтты. Аны күңелле итеп каршы алырга әти-әнисе, туганнары, дуслары, авылдашлары ныклап әзерләнделәр. Солдатның якыннары белән күрешү мизгелләрен видеоязмалар аша без дә күзәтеп бардык.
Вилдан белән мәктәптә укыган чагыннан ук таныш без. “Ат җене” кагылган егетнең техникага әвәслеге дә билгеле. Әлмәт мәктәбендә тугызынчы сыйныфны тәмамлауга, шул сыйфаты аны аграр көллияткә укырга алып килә дә инде. Уку йортын кызыл дипломга бетереп, ул Казан аграр университетына документларын тапшыра.

Һәр егетнең Ватан алдындагы бурычын үтәргә тиешлеген аңлаган студент узган елның 20 октябрендә хәрби хезмәткә китә. Ул Мурманск өлкәсе Североморск шәһәре янындагы Щукозеро ябык хәрби шәһәрчектә хезмәт итә.
Татарстаннан унбер егет киткән идек, аннан аерылдык. Иң элек яшь хәрби мәктәбе уздык, өйрәнүләр булды. Техниканы белүем, авыл егете булуым армиядә дә бик ярдәм итте. Командирыбыз да бик әйбәт иде, - диде Вилдан, күрешкәч.
Үзе әйткәнчә, техникада йөри дә, аларны ремонтлый да ул. Наряд белән причаллар сакларга да җибәрәләр. Намуслы хезмәте өчен, өч тапкыр “увольнение”гә чыга. “Егетләр белән ял итеп кайттык. Кибетләрдә йөрдек, шәһәр күрдек, бик кызыклы булды”, - дип искә алды ул.

Вилданның диңгезгә бик чыгасы килгән була, тик вакыты туры килми. “Минем хезмәт беткәнче, кайтып өлгермиләр иде, шуңа ачык диңгезгә чыгып булмады. Быел килгән төркем сентябрьдә китте, алар январь аенда гына кире кайтачаклар. Әлбәттә, нык күрәсе килгән иде”, - дип уртаклашты ул уй-хисләре белән.
Кечкенәдән спорт белән шөгыльләнгән, төрле ярышларда катнашып чыныккан егет хәрби хезмәттә дә сәләтен күрсәтә. Хәрби өйрәнүләр вакытында хәрби частьлары арасында үткәрелгән гер күтәрү ярышларында 1 урынны ала. Мурманск өлкәсе буенча солдатлар арасында уздырылган бокс турнирында да зур җиңү яулый Вилдан. Мәктәптә укыганда, 8 ел тренеры Артур Манукян кул астында шөгыльләнүенең матур нәтиҗәсе бу. Җиңү тәмен татырга өйрәткән остазына ул олы рәхмәтле. Тирән хөрмәт белән остазын телгә алды егет.
Хезмәт итә башлавына өч ай тулгач, Вилданны частьның хәрби техникалары төзеклеге өчен жаваплы итеп билгелиләр. Яз көне техникалар торышын тикшерү вакытында алар часте “үрнәк” дип табыла, һәм Вилдан Юнысов, “техниканы төзекләндерү, аны язгы-җәйге шартларда эшләүгә сыйфатлы әзерләве өчен”, часть командиры кулыннан Грамота ала.
Тырыш, тәвәккәл, кыю егет Мурманск шәһәрендә узган Җиңү парадында да катнаша һәм медаль белән бүләкләнә. Ватанпәрвәр ул тәрбияләп үстергәннәре өчен, часть командованиесе әтисе белән әнисе исеменә дә Рәхмәт хаты юллый. Хәрби часть командиры — полковник В.Викторов имзалаган хатта менә мондый юллар бар. “Хөрмәтле Әлфия Вәдүт кызы һәм Нияз Нәҗип улы! Улыгыз хезмәт иткән часть командованиесе Ватанга тугрылыклы солдат тәрбияләвегез өчен рәхмәт белдерә. Вилдан хезмәтенең беренче көненнән үк үзен тәртипле, эшчән, намуслы хәрби итеп танытты. Ул — бик яхшы иптәш, ышанычлы хезмәттәш, часть бүлекчәсендә тиз арада абруй казанды. Хәрби хезмәт вакытында аның иң яхшы сыйфатлары ачылды. Башкаларга авыр вакытта ул һәрвакыт янәшәдә булды. Хәрби хәзерлектә генә түгел, ул көндәлектә дә уңышларга иреште. Вилдан кебекләргә хәрби ант сүзләре — гади авазлар тезмәсе түгел. “Хәрби бурычымны намус белән үтәргә ант итәм...” — әлеге сүзләрнең хаклыгын ул хезмәте, эш-гамәлләре белән раслады. Куйган максатларына ирешү өчен активлык күрсәтте, йокысыз төннәр бәрабәренә хезмәт куйды. Үзенә беркетелгән коралларны, техниканы һәрвакыт хәрби әзерлектә тотты, приказларны каршылыксыз һәм вакытында үтәде. Аның төгәллеге хәрби дуслары арасында гына түгел, җитәкчелек алдында да дәрәҗәсен арттырды”.

- Без улыбыз белән бик горурланабыз, аның бәхетле һәм сәламәт булуын, барлык хыялларының да чынга ашуын телибез, - диде хәрби хезмәт үткән егетнең әнисе Әлфия Вәдүт кызы.
Без дә Вилданга бары уңыш юлдаш булуын, укуын яхшы гына тәмамлап, лаеклы хезмәт куюын телибез.
- Армиягә барганыма һич тә үкенмим. Дөрес, башта сагындым, аннан ияләштем. Телефоннан аралашып тору да сагыну хисләрен басты. Хәрби хезмәт һәр егеткә кирәк, дип исәплим. Солдат булу чыныктыра, авырлыкларда сынатмаска өйрәтә, бала-чагалыктан арындыра. Аннан тормышка караш үзгәреп кайтасың икән. Армия хезмәте дуслыкны сынарга да әйбәт. Башка шәһәрләрдән дә яңа дуслар таптым, - диде кече сержант Юнысов.
Хәрби хезмәт срогын тутырып кайтканда, Казанда аны иптәшләре каршы алалар. Кич белән җиденче яртыларда ул туган авылы капкасы аша уза.
- Поезддан төшкәч, бер мәлгә ышанмый тордым. Ә Сарманга килеп кергәндә, йөрәк дөп-дөп тибә башлады. Киткәндә, куркыбрак китсәм дә, сөенеч тулы күңел белән кайттым. Әтием дә Кытай чигендә хезмәт иткән, аның да киңәшләре миңа һәрвакыт юлдаш булдылар, - диде солдат егет.
Киләчәктә дә тормышыңда бары тик сөенечле вакыйгалар, шатлыклы мизгелләр һәм яңа казанышлар көтсен сине, Вилдан!

Нет комментариев