Ләшәү Тамак мәктәбендә узган “Тирәлекнең тәрбияи көче: мәгариф һәм җәмгыятьнең үзара бәйләнеше” темасына багышланган районара методик берләшмә утырышында Җәлил поселогыннан килгән Ильвир хәзрәт Самаров та катнашты.
Аның вәгазе бик үтемле булды.
- Тормышта яшәгән вакытта бер кечкенә генә сүз күпме проблеманы хәл итә ала. Еш кына вакыт юклыкка сылтыйбыз. Әмма алай гына котылып булмый. Эшли башлагач, ул тормыш башкача икән. Мәктәп яки мәчет тәрәзәсе аша гына урамны күзәтү – ул бер нәрсә, ә менә шунда чыгып, эшләү, хезмәт кую – икенче нәрсә икән. Теория – бер, тәҗрибә – башка. Болай ярамый, тегесе ярамый, дип баланы тәрбиялибез, ә тормыш – ул гел башка. Нәрсә сөйләсәң дә, гамәлең, үрнәгең башка була икән, сиңа беркем дә ышанмый да, иярми дә.
Тәрбия ул гаиләдән башлана. Мәктәп баланың көчле ягын көчәйтә, яхшы үрнәген күрсәтә. Җәмгыять тә – шулай. Күп очракта без каядыр барабыз, эшлибез. Көнен эшлибез, төнен эшлибез, кеше күргәндә эшлибез һәм кеше күрмәгәндә дә эшлибез. Безнең кая барганны, нәрсә эшләгәнне генә түгел, уйлаган уйларны да Аллаһ Тәгалә белә. Ул берьюлы ничәмә-ничә халыкны күрә, күзәтә. Әлеге фикер белән яшәү адәм баласын югары бер дәрәҗәгә күтәрә. Менә бу – иң көчле тәрбия. Без баладан халкыбызга, җәмгыятебезгә, дәүләтебезгә файдалы шәхес ясарга тиешбез. Аның кем булуы мөһим түгел, һәркем галим дә була алмый. Дин безне ике дөнья рәхәтен күрергә өйрәтә. Пәйгамбәребез с.г.в. әйтә: “Әгәр кулыгызда үсенте булса, иртәгә дөнья бетә, дисәләр дә, сез аны утыртыгыз”. Дин безнең тышкы кыяфәтебезне үзгәртүгә генә кайтып калмый. Ул безнең фикеребезне, холкыбызны, әдәбебезне, әхлагыбызны үзгәртә. Ә ничә дистә еллар формалашкан холык-фигыль, әлбәттә, бер көндә генә үзгәрми. Шуңа күрә дин хакын теге яки бу кешегә карап кына бәяләргә кирәкми. Без Пәйгамбәребездән үрнәк алабыз, ислам тарихын өйрәнәбез. Динне җәмгыятьтән аермыйча, алар бергә булып, балаларга да шуны аңлата алсак, балалар тәрбияле булыр иде. Гыйлеме бар икән, ул яхшы ир, яхшы хатын булачак. Ни өченме? Тормышта һәрвакыт гел яраткан нәрсәләрне генә эшләп булмый. Бу – икейөзлелек түгел, ә әдәплелек билгесе. Бар нәрсәне Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен эшләсәк, изге гамәлләребез дә күбрәк булыр. Аллаһ барыбызга да тәүфыйк-һидаят бирсә иде, - диде ул.
Нет комментариев