Спорт

2027 елда Татарстанда 13 яңа спорт мәйданчыгы пәйда булачак

2027 елда Татарстан авылларында һәм шәһәрләрендә «Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында 13 заманча спорт объекты төзеләчәк.

Республиканаң Спорт министрлыгы хәбәр итүенчә, сүз ГТО нормативларын тапшыру өчен 10 спорт мәйданчыгы һәм 3 «акыллы» спорт комплексы турында бара.

«Россия спорты» программасы халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә һәм физик культураны һәркем өчен ачык итүгә юнәлдерелгән. Татарстан Бу өлкәдә алдынгы төбәкләр исемлегендә тора һәм бу эш артабан да актив дәвам итәчәк», – дип белдерде ТР спорт министры Владимир Леонов.

Программаның төп максаты – 2030 елга спорт белән шөгыльләнүче гражданнар өлешен 70 процентка җиткерү.

Инфраструктураны яңарту даими алып барыла:

 * Быел Казанда Футбол үсеше үзәге төзелеше тәмамлана.

 * Лениногорскида модульле бассейн салып яталар – аны 2026 ел ахырында файдалануга тапшырырга планлаштыралар.

 * «Бизнес спринт» федераль программасы буенча Казан һәм Яшел Үзәндә ике «ФИЗРА» комплексы төзелде.

Моннан тыш, кече торак пунктларга белгечләр җәлеп итү өчен «Земский тренер» программасы эшли: 2026 елда 42 белгеч эшкә алынган, 2027 елда да бу юнәлеш шул ук күләмдә дәвам итәчәк. Авыл һәм шәһәр спорт мәктәпләренә инвентарь сатып алу өчен киләсе елда 40 миллион сумнан артык акча бүлеп биреләчәк, бу исә тренировкаларны нәтиҗәле һәм имин итәргә ярдәм итәчәк.


Нет комментариев