Җәлилдә яшәүче Роза Исхакова бар эшкә дә өлгерә
Җәмгыять

Җәлилдә яшәүче Роза Исхакова бар эшкә дә өлгерә

Аның күңеле барысына да ачык: сугышчыларга ярдәм итү өчен дә вакыт таба, канат астына вафат булган сеңлесенең балаларын да сыендыра.

Илебездә шундый кешеләр бар: аларның эшләре яңалыклар колонкаларында күренми диярлек, ләкин алардан башка җиңү – мөмкин түгел. Болар – махсус хәрби операция волонтерлары. Алар хезмәтләре өчен бүләк яки дан эзләмиләр, гади генә итеп әйткәндә, үзләре кирәк дип санаган эшләрне башкаралар: маскировка челтәрләре үрәләр, носкилар бәйлиләр, сугышчылар өчен посылкалар әзерлиләр... һәм кылган игелекләрен акча белән бәяләмиләр. Шулай итеп, гади генә кешеләр дә тыл геройларына әйләнәләр. Бу аңлашыла да. Чөнки махсус хәрби операция турында сүз алып барганда, шунысы мөһим: бүгенге көндә фронтка ярдәм – хәрбиләр бурычы гына түгел, бөтен халык эше. Җәлил поселогында яшәүче һәм «Ярдәм янәшә» төркеменең актив әгъзасы Роза Исхакова да – шундыйларның берсе. 

Роза Анатольевна турында мин аеруча сокланып язам. Дөрес, без күптәнге танышлар түгел, тик волонтерлык максатлары кисештергән кыска гына өч ел аралыгында аның бик күп матур сыйфатларга ия икәнен аңлап алдым. Өстәвенә аның кулыннан килмәгән эше юк аның. Шуның белән беррәттән, олы йөрәкле булуы белән дә аерылып тора.

Районыбызның Ләке авылы кызы ул. Анатолий һәм Анастасия Сапожниковлар гаиләсендә дөньяга килгән дүрт баланың өченчесе булып үсә. Әнисе теккән күлмәкләрне киеп кенә калмый, аннан аңа тегү эшенә осталык та күчә. Кечкенәдән әтисенең чалбарларын кыскартып бирә, әнисенең күлмәкләрен сүтеп, үзенә тегеп кия, кыскасы, балачактан ук кулы эш эзли аның. Ә урта мәктәпне тәмамлау белән, Җәлил тегү цехына тегүче булып эшкә килә. Оста куллы кызны шунда ук күреп алалар һәм заманы өчен бик кирәкле булган кисүче һөнәрен үзләштерү өчен, Казан шәһәренә җибәрәләр. Укуын тәмамлауга, кыз кабат Җәлилгә әйләнеп кайта һәм 15 ел поселокның тегү ательесында хезмәт куя. Алдан күрүчәнлеккә ия кыз, эшли-эшли, Әлмәт шәһәре техникумына да укырга керә һәм бухгалтер-экономист белгечлегенә ия була. Чыннан да, ателье ябылгач, Розаның бу һөнәре дә кирәк булып чыга. Шул елларда поселокта яңа спорт комплексы ачыла. Ул биредә биш ел лаборант булып хезмәт куя. Бар эшне дә җиренә җиткереп эшли торган кызны, белемен дә искә алып, спорт комплексының куркынычсызлык буенча инженеры итеп билгелиләр. Бу җаваплы хезмәтне ул 12 елдан артык башкара һәм лаеклы ялга да шуннан чыга.

1962 елның салкын декабрь аенда туса да, күңеле – йомшак, йөзе – һәркемгә ачык аның. Аннан барлык кешедә дә булмаган җылылык бөркелеп тора. Тормыш булгач, төрле проблемаларның килеп чыгып кына торуы беркемгә дә сер түгел. Роза сүз арасында гына сөйләнгән сүзне дә бик тиз эләктереп ала һәм ярдәм итүнең синең башыңа да килмәгән чарасын да таба. Безнең киемнәрдәге җитешсезлекләрне төзәтеп бирү дә аның өчен берни түгел. Табигать белән дуслыкта да аңа тиңнәр бар микән? Белмәгән, танымаган үләне, гөмбәсе, җиләк-җимеше юктыр аның. Чәйне һич кенә дә кибеттән алмый ул. Үзе җыеп, шартына туры китереп ясаган тәмле үлән чәйләре белән үз гаиләсен, дусларын, туганнарын гына түгел, безне – «Ярдәм янәшә» кызларын да шаккатыра ул. Аның чәйләре белән без генә хозурланып калмыйбыз, кечкенә пакетларга тутырып, илебез сагында торган егетләргә дә посылка итеп салабыз. Бакчада үскән карлыган, кура җиләге, бөрлегән, виноград, алма, шулай ук урман җиләге яфракларыннан, мәтрүшкә, сары мәтрүшкә, Иван-чәй кебек үләннәрдән ясалган чәйләре дә – хуш исле, тәмле. Ул аларны кайчан гына җыеп өлгерәдер дә, кайчан гына киптереп бетерә торгандыр!

Бакчасында күңел җылысын биреп үстергән җиләк-җимешләрдән ябылган кайнатма, компот һәм башка тәм-томнары да – телеңне йотарлык. Сүз уңаеннан шунысын да әйтеп үтим: аның оста кулы бакчасын гына түгел, үзе яшәгән йорт каршын да гөлләргә күмә, тирә-юньгә матурлык өсти. Кыскасы, Роза Анатольевна – «Ярдәм янәшә» кызлары өчен чын табыш ул. Аның кулы белән тегелгән алъяпкычлар, лоторея уенында уйнатылып, акча китерсәләр, ул теккән эчке киемнәр, яралылар өчен Елизаров аппаратына чехоллар, манжетлар, баш астына салыр өчен мендәрчекләр, “косточки”лар һәм башка кирәк-яраклар госпитальләргә җибәрелә. Сезонына карап тегелгән маскировка халатлары исә солдатларыбызның гомерләрен саклап калырга ярдәм итәләр. Егетләребез госпитальдән ялга кайткан арада да күпме рәхмәт сүзләре әйтеп китәләр! 

Роза Анатольевнаның олы йөрәкле булуына тагын бер дәлил. Сеңелесе Тамараның вафатыннан соң, аның ятим калган 13, 14 һәм 17 яшьлек өч баласына әниләрен алыштыра, аларга үз әниләренең җылысын бирергә тырыша, олы тормыш юлына бастыра. Бүгенге көндә дә аларга күңел назын биреп, алар тормышы белән яши, үз улында да мәрхәмәтлелек, игелеклелек кебек сыйфатлар тәрбияләргә тырыша. Балалар да Роза апаларын кайгыртучан һәм олы йөрәкле әни итеп күрәләр. Бүгенге көндә ул дүрт балага – әни, алты сабыйга әби булып, алардан кадер-хөрмәт күреп яши. Кыскасы, аның йөрәгенә бар да сыя. Якыннары, дуслары, гомумән, әйләнә-тирәдәгеләр үзләренең ихтирамлы карашлары белән күңелен җылытып торсалар, күкрәген аның махсус хәрби операция барган җирләрдән кайткан медаль бизи. 

Роза турында сөйләгәндә, аның тормыш иптәше Риф хакында әйтми калу ярамас. Ул тормыш иптәше өчен – беренче ярдәмче. Аның булышлыгыннан һәм фатихасыннан башка Роза бу кадәр эшне үзе генә башкарып та бетерә алмас иде. Тормышны алып бару, бакча карау, уңыш үстерү, аларны урнаштыруда, балаларны кеше итүдә, гадәттә, беренче чиратта әти кешенең роле зур була. Розага ныклы таяныч, ышанычлы гомер юлдашы булган Риф Рәсүл улына да Аллаһыбыз саулык-сәламәтлек һәм ныклык бирсә иде. Кыскасы, алдагы көннәрегездә дә бер-берегезгә таяныч булып, игелек өләшеп яшәгез, хөрмәтле ветераннар! 

Әнисә Минһаҗева, Җәлил поселогы

 


Нет комментариев