Хөрмәтле коллегалар!
Сезне, ут күршеләр һәм якын дуслар буларак, уртак бәйрәмебез — сайтларыбызның 15 еллыгы белән чын күңелдән котлыйбыз!
«Мөслим-информ» коллективы һәрвакыт үзенең оперативлыгы, яңалыкка омтылышы, укучыларына тугрылыгы һәм һөнәри осталыгы белән аерылып тора. Сезнең уңышларыгызга, кызыклы проектларыгызга без һәрчак сөенәбез һәм сокланабыз!
Һәркөнне мәгълүмат киңлегендә кайнап, укучыларга иң төп һәм кирәкле яңалыкларны җиткерү — зур хезмәт. Истәлекле дата уңаеннан, сезгә иҗади илһам, кайнар язмалар, укучыларның яратуын һәм зур уңышлар телибез.
Районнарыбызның һәм республикабызның яшәешен бергәләп яктыртуыбыз күңелләргә җылылык өсти. Киләчәктә дә дустанә элемтәләребез ныклы булсын, һәр көнебез уңышлар белән генә узсын! Бәйрәм белән, кадерле күршебез! ![]()
Сезне якын итеп, «Сарман-информ» коллективы.
#ТМсайтам15лет #ПоздравьСоседаТатмедиа #СарманИнформ #МөслимИнформ
Нет комментариев