Җәмгыять

Татарстанда эссе һава шартларында яшен, көчле җил һәм боз явуы көтелә

Бүген, 8 августта, Татарстанда югары температура саклана, ләкин республикага килгән төньяк циклоны атмосфера фронты һава торышын начарайта. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

Күк йөзе болытлы, ара-тирә аяз булачак. Төнлә Казан да кергән аерым урыннарда башланган кыска гына яңгырлар иртән һәм көндез республика буйлап таралачак, кайбер төбәкләрдә явым-төшем көчле булачак. Аерым районнарда, шул исәптән Казанда да, яшенле яңгыр көтелә, боз явуы да ихтимал.

Көньяктан секундына 5–10 метр тизлектә исә торган җил акрынлап төньяк-көнбатышка борылачак. Кайбер урыннарда, Казанны да читләтмичә, кыска вакытка 15–20 метрга кадәр көчәячәк. 

Төнлә +15...+20 градус эсселектән соң, көндез температура +26...+31 градуска кадәр күтәрелә (Казанда +26...+28).

Район территориясендә дә шундый ук һава торышы саклана. 


Нет комментариев