Татарстанда быел ун мең медицина хезмәткәре яңа форма алачак
Татарстанда медицина хезмәткәрләренең киемнәрен яңарту буенча масштаблы программаның чираттагы этабы башлана.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 2026 елда республиканың йөз медицина учреждениесеннән ун мең хезмәткәр заманча эш киеме белән тәэмин ителәчәк. Татарстан Хөкүмәте тарафыннан эшләнгән һәм ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырылучы бу проект бердәм корпоратив стиль кертүне күздә тота. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, махсус киемнәр Россиядә җитештерелгән сыйфатлы тукымалардан тегелә һәм федераль тәкъдимнәргә туры килә.
Костюмның төсе белгечнең стационарда яки поликлиникада эшләвенә, хирургия яисә терапия профиленә каравына бәйле. Мондый система пациентларга гына түгел, ә медицина хезмәткәрләренә дә уңайлылык һәм куркынычсызлык дәрәҗәсен арттырырга ярдәм итә. 2022 елдан башлап республика табибларына бюджет исәбеннән 60 меңнән артык кием тапшырылган инде.
Казанның 2 нче клиник хастаханәсендә һәм Республика балалар клиник хастаханәсендә (ДРКБ) узган сынаулар киемнәрне саклауның автоматлаштырылган системалары нәтиҗәлелеген күрсәтте. 2026 елда башланучы яңа өч еллык цикл кысаларында хастаханәләрдә персональләштерелгән исәпкә алу системасын кертү дәвам итәчәк. Бу бюджет акчаларын максималь дәрәҗәдә нәтиҗәле кулланырга һәм персоналны индивидуаль үлчәмнәр буенча форма белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев