Татарстанда бүгенге һава торышы: җылы, ләкин яшенле яңгыр куркынычы бар
7 майда республика буйласа көндез термометрлар +22..+27 градуска кадәр күтәреләчәк. Казан өчен +23..+25 градус фаразлана, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.
Әмма бик җылы булуга карамастан, һава торышы тотрыксыз. Көн дәвамында урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә, кайбер җирләрдә яшенле яңгыр да яварга мөмкин.
Җил төньяк-көнчыгышка борылачак, тизлеге секундына 6-11 метр. Көчәйгәндә 15 метрга (Казанда 14 метрга) кадәр җитә.
Төнге температура +10..+15 градус тирәсендә сакланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев