САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда бер атна эчендә 53 кеше агуланган

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе 2026 елның 16 мартыннан 22 мартына кадәр булган чор өчен токсикологик мониторинг нәтиҗәләрен бастырып чыгарды.

Ведомство мәгълүматларына караганда, республикада химик матдәләр белән агулануның 53 очрагы теркәлгән. Зыян күрүчеләрнең 51 проценты — хатын-кызлар, 49 проценты — ир-атлар.
Агулану очракларының 19 проценты балаларга туры килә, моның төп сәбәбе — олыларның игътибарсызлыгы аркасында даруларны яки химикатларны ялгыш кабу. Үсмерләр арасында бу күрсәткеч 5,6 процент тәшкил итә.
Аңлы рәвештә агуланучыларның 61,2 проценты исерү яки «баш төзәтү» максатын куйган, ә 38,8 проценты үз-үзенә кул салу нияте белән әлеге адымга барган. Очраклы агуланулар структурасында ялгыш кабу (47%) һәм үз белдегең белән дәвалану (29,5%) алгы планга чыга. Моннан тыш, атна эчендә спиртлы эчемлекләр белән агулануның ике очрагы теркәлгән, алкогольнең кайда сатып алынуы билгесез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев