Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда балалар лагерьларын финанслау 21% ка артты

Быел Татарстан лагерьләрендә балалар ялы программасына бүлеп бирелгән акча күләме узган елга караганда 21 процентка арткан. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров белдерде, дип яза «Татар-информ» МА.

– Балалар һәм яшүсмерләр ялын оештыру – әһәмиятле социаль программа. Ел дәвамында лагерьләрдә 200 меңнән артык бала ял итә. Быел җәйге кампаниядә 175 меңнән артык баланың ялы планлаштырыла. Ел буена исә лагерьләрдә 240 меңнән артык бала ял итәчәк, дип көтелә. Программаны финанслау күләме 3 млрд сумнан артып китә, – диде министр.

Кара диңгез буенда 5 лагерь эшләячәк. Татарстаннан якынча 6 мең бала диңгездә ял итә алачак.

Азат Кадыйров сүзләренчә, лагерьларга 53 мең бушлай юллама әзерләнгән. Алар авыр тормыш хәлендә калган, тернәкләнүгә мохтаҗ булган, шулай ук олимпиадаларда һәм иҗади фестивальләрдә катнашкан сәләтле балаларга бирелә. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның 9 меңнән артык баласы да лагерьларда бушлай ял итә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев