Җәмгыять

Татарстанда әзер ризыкның һәр бишенче пробасы нормаларга туры килми

Татарстан кибетләрендә иң күп кагыйдә бозулар әзер ризык сегментында — салатлар, роллылар һәм сушиларда ачыклана.

Бу хакта йомгаклау коллегиясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина белдерде, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.

Ведомство белгечләре сәүдә нокталарында 77 меңнән артык продукт пробасын сатып алып тикшергәннәр. Стандартларга туры килмәгән продукция өлеше 4,9% ка кадәр арткан.

Шул ук вакытта әзер ризык категориясендә кагыйдә бозулар иң зурлардан булган. Пробаларның 22,5 проценты — ягъни һәр бишенчесе — лаборатор контроль үтмәгән. Продукция санитар-химик, микробиологик һәм башка гигиеник күрсәткечләр буенча тикшерелгән.


Нет комментариев