Җәмгыять

Татарстанда алкоголь белән агулану очраклары: 170 кеше үлгән

Роспотребнадзор идарәсе хәбәр иткәнчә, 2025 елда Татарстанда алкоголь белән агулануның 522 очрагы теркәлгән.

Бу узган ел белән чагыштырганда 7,1%ка азрак. Шатландырганы шул: үлем очраклары 32%ка (170 кеше) кимегән.

Агуланучыларның 77%ын ир-атлар тәшкил итә. Балигъ булмаганнар арасында да 85 очрак теркәлгән. Агулануга күбрәк этанол (56%) һәм ачыкланмаган спирт (34,8%) сәбәп булган. Роспотребнадзор кисәтә: спиртлы эчемлекләрне шикле урыннардан сатып алу гомер өчен куркыныч!


Нет комментариев