Җәмгыять

Татарстанда 29 июньдә бераз яңгыр һәм +22 градус җылы көтелә

Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, бүген республика территориясендә аз гына һәм уртача яңгыр явачак. Көндез кайбер районнарда яшен ихтималы да бар, дип яза «Татар-информ» МА.

Җилнең юнәлеше төньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка үзгәрәчәк, тизлеге секундына 6–11 метр тәшкил итә. Аерым урыннарда исәргәч, көчәюе 15–18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Һава температурасы иң югары күрсәткечкә көндез ирешәчәк – термометрлар 17–22 градус җылыны күрсәтәчәк.

Районда да шундый һава торышы саклана. 


Нет комментариев